Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады

2022 елның 25 марты, җомга

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров апрельдә һава торышы буенча мәгълүмат бирде.

«Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана», — диде ул гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.

Май, июнь, июльдә һава торышы норма тирәсендә. Сентябрьдә температура нормадан югары, явым-төшем норма тирәсе булыр дип көтелә. Сентябрьдә температура уртача 11 градус булыр дип фаразлана. 

Иртәгә көндез 2 градустан алып 7 градус җылы, аяз, җомга урыны белән юеш кар явуы ихтимал, көндез 1, 6 градус җылы булачагын әйтте. Шимбә җил чыгарга мөмкин. 27 мартта көндез юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил чыгуы ихтимал. Көндез 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. 28-31 мартта юеш кар фаразлана, 0 градустан 5 градуска кадәр җылылык көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International