Апас аграр көллиятендә “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында файдалы чара узды.
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район прокуроры Зөфәр Абитов, балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор Рания Сибгатуллина һәм башка җаваплы вәкилләр катнашты. Студентлар наркотикларның зыяны, аны куллануның нинди фаҗигаләргә китергәнлеге турында файдалы чыгышлар тыңладылар. Үзләре дә район прокуратурасы һәм эчке эшләр бүлеге игълан иткән бәйге кысаларында “Наркотикларга юк дип әйтик!” темасына проектларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан иң яхшы проект яклаучы укучыларга һәм төркемнәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.