Күкшем авылыннан Рәшидә әби Сәмитовга 95 яшь тулды

2022 елның 25 марты, җомга

Акъәби Ил башлыгының, район башлыгының Котлау хатларын алды.

Рәшидә әби бүген котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аңа шулай ук авыл җирлеге һәм “Нур” колхозы исеменнән дә иң изге теләкләр җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды. Акъәби үзен котларга килүчеләргә олы рәхмәтен һәм канәгать хисләрен белдерде.
Рәшидә әбинең гомере авыр хезмәт белән узган. Гомере буе колхозда тир түккән ул, сарыклар, дуңгызлар карау эшендә булган. Яшьлегендә Молотов урманнарында урман кисү эшләрендә дә катнашкан. Бүгенгесе әбинең шөкер итәрлек. Ул улы Садрислам гаиләсе янәшәсендә бәрәкәтле гомер кичерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International