Умартачыларны җыелышка чакыралар

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 елның 29 мартында Апас ш.т. б., Совет ур., 2 йорт (район хакимияте бинасы) адресы буенча 10.00 сәгатьтә район умартачылары өчен җыелыш узачак.

Әлеге җыелышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә::

- умартачылар берлегенең максатлары, бурычлары, планнары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән хезмәттәшлек;

- бал кортлары үлүен кисәтү һәм бетерү.

Җыелышка умартачылык өлкәсендәге республика экспертлары сезнең сорауларга җавап бирәчәкләр һәм умартачыларга файдалы киңәшләр бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International