Апас яшьгвардиячеләре Җирне яклау көне кысаларында өмә үткәрделәр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

30 март-җирне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Апас яшьгвардиячеләре бу көнне районга керү элмә такталары территорияләрен чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Районда барлыгы 7 төп керү элмәсе исәпләнә, шуларның 5сендә чистарту буенча өмәләр узды.

«Үз районыбызны, үз республикабызны, үз илебезне бик яратабыз. Шуңа күрә без кече, әмма бик кирәкле чарадан башларга булдык-безнең район һәм Апас шәһәр тибындагы поселогы исеме язылган элмә такталары территорияләрен чистарттык. Районга кергәндә элмә такталар-район халкын һәм кунакларын фотога төшерү өчен яраткан урын, әмма анда чүп-чар калдыручылар да бар.  Кызганычка каршы, кар астында безне умырзаялар гына түгел, чүп-чар да көтә. Безнең бурыч-бу чүп-чарны тизрәк җыеп алу һәм безнең район территориясен, район җирен чиста итү.«- дип билгеләп үтте акция турында Апас районының» Яшь Гвардия " җитәкчесе Илдар Салаватов.

«Нәкъ менә Җир Көнендә без чүп-чардан чистарту буенча беренче өмә үткәрүебез символик мәгънәгә ия, мондый изге чарага беренчеләрдән булып чыктык. Безнең экологик акцияләр даими. 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, партия әгъзалары һәм Яшь гвардиячеләр өмәләрдә актив катнашачак. Иң мөһиме - җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста.» - дип билгеләп үтте партиянең Апас бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International