Әлеге проект "Мәгариф" милли проекты һәм "һәр баланың уңышы"региональ проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә 700дән артык бала укый. Мәктәптә 2 спорт залы бар. Спорт залын ремонтлау бик кирәк иде, чөнки соңгы тапкыр 2001 елда ремонтланды һәм дәресләр өчен искергән иде. Ремонтның гомуми суммасы 1 млн 600 мең сум тәшкил итте. Бер атна дәвамында объект файдалануга тапшырылачак.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов башкарылган ремонт эшләренә уңай бәя бирде.
"Тиздән бик уңайлы, заманча спорт залында шөгыльләнүче педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә бик шат. Әлеге милли проектны тормышка ашырып, без спорт белән шөгыльләнүче һәм төрле спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән балалар санын арттырачакбыз", - дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.