Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

2022 елның 1 апреле, җомга

1-2 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә: кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлеге начараюга китерүче, җилнең 14 м/с га кадәр көчәюе, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешлары эләктереп алган пассажирларны йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү.
Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International