Апаслылар «тормышка 10000 адым»Бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Акция «Демография» милли проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе ветераннар Советы һәм пенсионерлар берлеге белән берлектә оештырылды.

"Адым артыннан адым сәламәтлек өчен бик файдалы. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәүче Акция гомер озынлыгын арттыру, өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту максатыннан үткәрелә. Бу зур спорт һәм ял итү чарасы, - диде район ветераннар советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.

Акциягә өлкәннәр, Апас мәктәбе укучылары, үзәк китапханә, «Сәләт» балалар иҗат үзәге, «Яшь Гвардия» хәрәкәте активистлары кушылды . Алар Апас урамнары буйлап тормыш һәм сәламәтлек өчен кирәкле 10000 адым уздылар. Тарихчы Гөлнур Насыйбуллина спорт сөючеләрне район тарихы белән таныштырды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре акция турында махсус белешмәлекләр тараттылар. Аннары спорт сөючеләр өчен «Сәләт» балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Күңелле зарядка-флешмоб оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International