Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү өчен «ярдәм 2022»дигән яңа ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде.
Әлеге продукт буенча Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре 2 тапкыр (стандарт белән чагыштырганда) 0,5% ка кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Гарантия ярдәме заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган. Мондый ярдәм ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына кече һәм урта бизнес өчен ташламалы микрозаймнар сорап мөрәҗәгать иткәндә дә ачык, шул ук вакытта поручительство күләме займ суммасының 50% ын тәшкил итәргә мөмкин.
Гариза бирергә, шулай ук продукт шартлары турында консультацияне ТР Гарантия фонды сайтында алырга мөмкин: http://garfondrt.ru/- 8(843) 293-16-94 телефоны буенча яки ТР Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә түләүсез консультация сорап +7(903)061-40-18 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.