Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә 2,9 млрд. сумлык кредит каникуллары хупланды, Татарстан Икътисад министрлыгы материалларыннан күренгәнчә. Барлыгы 4,5 млрд. сумлык гаризалар бирелгән. "Атна эчендә 1,7 млрд. сумлык 118 гариза бирелгән, 1,5 млрд.сумлык 81 гариза хупланган. Кредит каникулларына Нурлат, Теләче муниципаль районнары эшкуарлары да кушылды. Шул ук вакытта 12 муниципалитетта әлеге программа буенча заявкалар булмау күзәтелә. Сәбәпләре объектив булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, күрсәтелгән муниципалитетлардан әлеге ярдәмгә булган ихтыяҗны игътибар белән анализлауны сорыйм», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә. Кредит каникуллары кредитны кире кайтару буенча кичектереп торырга яки түләүләрне ярты елга кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Программа 30 сентябрьгә кадәр эшли. Министр хәбәр иткәнчә, ярдәм чаралары турында мәгълүматны (843) 293-16-94 һәм 524-90-90 кайнар линия телефоннары аша алырга мөмкин.