Эшкуарларга ярдәм итүнең федераль чараларына өстәп, Татарстан Республикасында үзенең кризиска каршы пакеты кабул ителде, ул финанс һәм финанс булмаган чаралар комплексын үз эченә ала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Мәсәлән, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларының республика пакетында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының импортны алыштыруны үстерүгә 200 млн.сум лимиты белән яңа ташламалы микрозаймнары, 200 млн. сум лимиты белән кредитларны рефинанслау, шулай ук 300 млн. сум лимиты булган сәнәгать парклары резидентларына ярдәм каралган. Моннан тыш, социаль эшмәкәрләргә, экспортерларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү чаралары каралган.
Предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлегенә ярдәм итү өчен барлык эшчәнлек төрләре өчен 600 млн сум бүлеп бирелгән. Шулай ук эшкуарларга продукцияне сертификацияләүгә, товарларны маркетплейсларга урнаштыруга, реклама чыгымнарына, салым хисаплылыгын тапшыруга һәм бизнес-планнар әзерләүгә чыгымнарны субсидияләү планлаштырыла.
Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә электрон сәүдәне үстерү программасын кабул итүне аерым билгеләп үтте, аның ярдәмендә Татарстанның дистәләгән мең эшмәкәре маркетплейсларга чыкты һәм табышны шактый арттырды.