Апас районында «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Экология»милли проекты кысаларында экологик өмә үткәрелде.

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Апас районы яшьләр һәм спорт бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе активистлары, «Яшь Гвардия» Апас районы волонтерлары белән берлектә Табарка елгасының яр буе территориясен чүп-чардан арындырдылар. Акциядә катнашучылар 3 капчык чүп-чар җыйдылар.

"Өмәләр үткәрергә кирәк. Теләсә нинди яхшы эш – без яши торган урынны җыештыру, - дип ассызыклады Яшь Гвардия җитәкчесе Илдар Салаватов. - Бу ел саен үткәрелә торган акция, ул инде дүртенче ел үткәрелә. Бүген ул бездә, бу урында старт ала. Алга таба да ул октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мондый өмәләрне Апас ш.т. б. яр буенда һәм Зөя елгасы ярларында үткәрергә планлаштырабыз».

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе «Экология» милли проектының «уникаль су объектларын саклау»федераль проектына кертелгән. Акциянең максаты-сулыклар буенда урнашкан рекреацион зоналарны җыештыру һәм торгызу, су объектларының һәм яр буе зоналарының торышын яхшыртуга юнәлтелгән ирекле социаль проектларга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International