Ике көн дәвамында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды.
Хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җиткән егетләр көн дәвамында медицина тикшерүе уздылар. Аннары махсус комиссия һәр егет белән аралашты. Комиссия әгъзалары балаларның кайда укулары, аларның киләчәккә планнары белән кызыксындылар. Булачак солдатларның күбесе профессиональ белемле, машина йөртү хокукына ия. Алар барысы да ирекле рәвештә армиягә бара.
– Быел районнан 25 егет һәм кыз хәрби хезмәткә алыначак. Беренче чиратта югары белем, Урта һөнәри белем һәм хәрби хезмәткә махсус әзерлек алган яшьләр чакырыла. Бүген " С " категорияле машина йөртүчеләр кирәк, - диде хәрби комиссар Наил Зантимеров.