Апаста эш визиты белән холдингның «Ак Барс» компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Камил Галиев булдылар.
Республиканың 7 районыннан килгән җитәкчеләр һәм белгечләр Свияжск бистәсендә урнашкан «Апас-мол» берләшмәсенең техник базасы, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау остаханәләре эшчәнлеге белән таныштылар. Баш инженер Фәнис Кәлимуллин техниканың кыр эшләренә әзерлеге турында сөйләде.
– Бүгенге көндә «Апас-мол» берләшмәсендә 176 трактор бар. Язгы кыр эшләрендә аларның 142 се катнаша. Тракторларны ремонтлау төгәлләнеп килә. Барлык тагылма агрегатлар – тырма, чәчкечләр, культиваторлар ремонтланды. Запас частьлар вакытында кайтарылган. Бернинди тоткарлыклар да юк иде. Соңгы өч елда техник парк 236 миллион сумлык яңа заманча техника белән зур куәткә ия булды, - диде ул.
«Апас-мол» берләшмәсендә язгы бөртекле культураларны чәчүгә 16811 гектарда 27 агрегат, 4000 гектарда чөгендер чәчүгә – 14 агрегат, 4126 гектарда кукуруз чәчүгә 16 агрегат чыгачак.
Җитәкчеләр һәм белгечләр «АК БАРС»МТКның Каратун базасында булдылар. Биредә аларны филиал җитәкчесе Александр Алексеев каршы алды.
– «АК БАРС» МТК оешмасында авыл хуҗалыгы эшләре өчен кирәкле барлык техника ремонтлана. Азык җыю комбайннары, урып-җыю кампаниясендә катнашачак техника кыр эшләренә әзер диярлек. Биредә шулай ук техниканы ремонтлау гына түгел, шиномонтаж да оештырылган. Запас частьләр җитәрлек бездә. Язгы кыр эшләрен вакытында башлау өчен техниканың әзерлек сызыгында булуы мөһим, - дип таныштырды ул.
Аннары район мәдәният йортында язгы кыр эшләрен оештыру һәм 2022 елга бурычлар буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
Семинар барышында күп кенә яңалыклар да каралды. Семинар-киңәшмә эшлекле шартларда узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин алда торган бурычлар турында үз фикерен белдерде.