Коронавирус йогышы белән зарарланган кешеләр саны кимүгә карамастан, проблема һаман да актуаль булып кала бирә.
Әлегә бу мәкерле авыру чигенергә иртәрәк әле. Апас үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Наталья Знатнова сүзләренә караганда, бүгенге көндә 30 кеше коронавирус инфекциясе белән авырый, шуларның 11е – балалар. Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале ябылу сәбәпле, Казанга дәвалануга районның 5 авыручы кешесе җибәрелде. 25 кеше амбулатор дәвалауны уза. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация һәм ревакцинация эшләре дәвам итә. 12756 кеше вакцинацияләнде, шуларның 59ы-балалар. Барлыгы 525 кеше ревакция узды. Хастаханәдә бүгенге көндә 5 төрле вакцина бар. Нинди вакцина ясарга дигән мәсьәлә пациентның теләкләрен һәм табиб билгеләүне исәпкә алып хәл ителә.