«АгроАктив» хуҗалыгы гадәттәгечә язгы кыр эшләре чорын зур әзерлек белән каршы ала. Быел хуҗалык яңадан яңа заманча техника белән баетылды.
«АгроАктив» хуҗалыгында язгы чәчү 2600 гектар мәйданда башкарылачак. Бүгенге көндә техника, чәчү агрегатлары ремонтланды, чәчү орлыгы, ашлама кайтарылды.
Хуҗалыкта чәчү эшләрендә 7 трактор, ике агрегат катнашачак. Бер агрегат техник культуралар чәчү өчен билгеләнгән. Узган ел хуҗалык 50 миллион сумлык яңа техника, тракторларга автопилотлар, автоматлаштырылган ягулык станциясе һәм комбайн сатып алса, быел – 1 яңа трактор, 12 метрлы заманча чәчкеч һәм 50-60 сантиметр тирәнлектәге җирне эшкәртү агрегаты сатып алган.
Бөртекле культуралардан тыш, хуҗалыкта техник культуралар – рапс, көнбагыш үстерергә планлаштыралар. Хуҗалыкта квалификацияле эшче куллар җитәрлек. Бүгенге көндә биредә 32 кеше эшли. Аграр көллиятнең быел хезмәт әзерлеген узган студентлары да чәчү эшләрендә катнашырга теләк белдерделәр.
Тулырак мәгълүмат: http://apastovo.ru/news/reklamnyiy-banner/dlya-urozhaya-vazhna-khoroshaya-podgotovlennost