Апаслылар Бөтенроссия өмәсенә чыктылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Райондашлар Апасыбызны ямьләндерү һәм гөлбакча итү теләге белән кушылдылар. Кулына көрәк-себерке, тырма-чиләк тоткан, күңелләре күтәренке райондашлар, хезмәт коллективлары үз территорияләрен, Үзәк паркны, район үзәге урамнарын чүп-чардан арындырдылар.

 

"Бердәм Россия" Апас җирле бүлегенең әгьзалары, район хакимияте, үзәк китапханә коллективлары бердәм булып Апасыбызның гүзәл урыны булган үзәк урам тирә-юнен җыештырдылар. "Бу урыннар тиздән тагын да ямьләнер, аллы-гөлле чәчкәләргә күмеләчәк. Биредән һәркем сокланып узар",-диделәр алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International