1 марттан 31 мартка кадәр театр коллективлары һәм мәктәп укучылары «Салават күпере»республика экология фестиваль-конкурсында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, "Агитбригада" номинациясендә 4в сыйныф укучылары, Гомәров Р.Г. җитәкчелегендә, 3а сыйныф укучылары, "Театр" номинациясендә Нәбиуллина Г. з. җитәкчелегендә - 2 урын, "Нәфис сүз" номинациясендә 3а сыйныф укучысы Габдрахманов и. 3 урын яуладылар. Афәрин җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләре Гөлия Җәүдәт кызы һәм Рузилә Габдулла кызын чын күңелдән котлыйбыз