Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Апас районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Территорияләрне чистарту буенча өмә үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру буенча чаралар планы төзелде, һәр төркемгә территориягә җаваплы кешеләрне күрсәтеп участок беркетелде, өмәдә эшләгән вакытта куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.