Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2012 акциясе кысаларында Морзалар урта мәктәбе укучылары өмәгә чыктылар. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм педагоглар территорияне бик теләп тәртипкә китерделәр. Барысы да күтәренке рух белән эшләделәр: кемдер яфракны себерде, кемдер аны кучкаларга күмде, кемдер капчыкка җыеп чүп – чар бакларына кертте. Арыган, әмма яхшы кәеф белән эшне тәмамладылар. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылының бер өлешен кертте, приютыбызның чиста территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә, һәркайда чиста һәм әкияти матур. Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да туган табигатебезне карау теләге һәм дәртләре белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә — тирә дөнья-ул безнең йортыбыз. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать булдылар..jpg)