Каратун мәктәбе укучылары “Игътибар, балалар” акциясенә кушылды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Районда “Игътибар, балалар” акциясе бара.

Каратун мәктәбе укучылары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә акциядә катнашты. Алар җәяүле сукмаклары янында шоферларның игътибарлылыгын сынады. Шоферлар белән очрашып әңгәмәләр уздырды, белешмәлекләр таратты.
“Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, балалар һәм яшүсмерләрнең юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан, "Игътибар-балалар!” чарасы оештырыла. Аның барышында балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучы шоферларны массакүләм тикшерү, җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру, балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, чаралар уза”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International