Районыбыз укучылары башкалада Туган тел форумында катнаштылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Биредә шулай ук 18-19нчы апрель көннәрендә үткәрелгән Халыкара татар теле олимпиадасына йомгак ясалды.

 

Халыкара олимпиадада Азбаба урта мәктәбеннән Зәринә Нигъмәтҗанова һәм Күккүз урта мәктәбеннән Фәнилә Ибраһимова үз көчләрен сынап карадылар. Ике көнлек сынау барышында катнашучылар татар теленнән һәм әдәбияттан олимпиада биремнәрен үтәделәр. Укучылар шулай ук “Минем шәҗәрәм” темасына проектларын якладылар. Зур җаваплылык, нык әзерлек сорый торган сынау иде ул. Әлеге сынауларга укучыларны укытучылар Фәнзилә Миңнуллина һәм Әлфия Мәрдәнева әзерләде.
Районыбыз укучылары Туган тел форумыннан күңелле тәэсирләр белән кайтылар, үзләренә яңа дуслар таптылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International