Әлмәндәр һәм Кече Болгаер халкы елый-елый театрлар караган

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

“Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале кысаларында авылларда театрлар гөрли.

Әлмәндәр мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Пар аккошлар”, Кече Болгаерда Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” спектакльләре тәкъдим ителде. Бу хакта район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова хәбәр итте.
“Халык тамашаларны елый-елый карады. Заманча, гыйбрәтле спектакльләрдә көләрлек тә, уйланырлык урыннар да байтак булды. Аяныч, кызганычлы язмышларга күңелләр әрнеде. Үзешчәннәрнең үз рольләрен бик үтемле итеп, оста башкаруларына сокланып та, шатланып та кайттык”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International