Зур Күккүз авыл җирлеге секретаре Асия Хафизова бер үк вазыйфада 30 елдан артык хезмәт куя. Ул җирлекнең һәр кешесе турында тулы мәгълүмат бирә ала. "Һәрвакыт уңай карар таба, ярдәм итәргә әзер", – диләр Асия апа җирлектә.
- Җирлектә дәүләт программалары буенча күп эш башкарыла. Быел да халык тарафыннан 416 мең 900 сум үзара салым акчасы җыелган. Кече Күккүздә – 1000 сум, Шонгытта һәм к. Күккүздә-500әр, Ясаклы Барышта – 1 мең 200әр сум җыйганнар. Һәр авылда халыкка кирәкле эшләр планлаштырылган, - ди ул.