Тормышын Зур Күккүз авылы белән бәйләгән

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Инде күптән лаеклы ялда булуга карамастан, Роза Насыйбуллина үзенең хезмәт елларын горурланып искә ала.

- 20 яшь тулган көнне Зур Күккүз авылына килдем. Аннан китәсе килми. Биредә килен булып калдым, - ди ул.
Роза апа авыл җирлегендә 23 ел эшли. Аңа барлык документларны рәсмиләштерү, гаиләләрне теркәү, тантаналы чаралар йөкләнде. Халык белән эшли, салымнар, иминият взнослары җыю белән шөгыльләнә. Аннан колхозда хисапчы-икътисадчы булып эшли.
Ирле-хатынлы 49 ел бергә гомер иткәннәр. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул ирен вакытсыз югалту белән килешми дә, тормыштан зарланмый. Атна саен балалар янына килеп, хуҗалык эшләрендә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International