“Йолдыз” газетасы редакциясе районның ветераннар Советы белән тыгыз хезмәттәшлектә яши.
Ветераннар Советы эшчәнлеге, өлкән буын турындагы язмалар “Ватаным Татарстан” һәм аның кушымтасы булган “Ветеран” газеталарында да урын ала. Әлеге язмаларның авторы Ләйлә Шиһабиева озак еллык эшчәнлеге һәм һөнәри осталыгы өчен Татарстан Республикасы ветераннар җәмәгать оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштиряковның Рәхмәт хатына лаек булды.