Районда 5 мәктәп һәм балалар бакчалары төзекләндерелә

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Төзекләндерү эшләре ил һәм республика программалары нигезендә тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә капиталь төзекләндерү эшләре Урта Балтай, Сатмыш, Дәвеш, Чүрибураш, Иске Йомралы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында уза. Шулай ук “Зөя” ял һәм сәламәтләндерү үзгендә, Апас аграр көллиятендә һәм Боз сараенда дәвам итә.
Төзекләндерү эшләре барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты, әлеге объектларда булып, төзүчеләр белән очрашып, фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International