Апаслылар Республика Президентының бүләкләрен ала

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Районда сугыш ветераннарының тол хатыннарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Тыл хезмәтчәннәре Котлау открыткалары алды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, районда төрле чаралар башланып китте.

Апас шәһәр тибындагы бистәсендә дә бәйрәм бүләкләре үз ияләренә барып иреште. Җирлек хезмәткәрләре өлкәннәр янында булып, бүләкләрне тапшырды һәм Республика Президентының, район башлыгының да теләкләрен, ихтирам, хөрмәтен җиткерде.

“Апас җирлегендә 10 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 16 тыл хезмәтчәне яши. Аларның һәрберсенең янында булып, бүләкләрне тапшырабыз”, - ди вакытлыча Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетын җитәкләүче Рәмис Гыйсмәтуллин.

Бүләкләрне тапшыру эшендә Апас урта мәктәбенең “Яшь армияче”ләре дә катнашты. Ләлә әби Шәйдуллина, Мәрьям әби Насыйрова котлауларны шатланып кабул итте, күчтәнәч өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Әминә әби Саматова янында да булдык. Аңа Котлау открыткасы тапшырылды. Әминә әби шигырьләрен сөйләде, тормышы белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International