Апасның универсал спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте.
Ярышта район үзәк хастаханәсе, район башкарма комитеты,, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район эчке эшләр бүлеге, мәгариф бүлеге командалары ярышты.
"Ярышта катнашучылар матур уен күрсәтте. Нәтиҗәләр дә күркәм", - ди районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.
Ярыш җиңүчеләре:
1 урын - ЦРБ

2 урын - район башкарма комитеты
3 урын - ЦБС