Болгаер җирлеге өлкәннәре Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләкләр алды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Җирлекләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннарның тол калган хатыннарына Татарстан Президенты исеменнән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшыру дәвам итә. Тыл хезмәтчәннәренә Котлау открыткалары тапшырыла.
Олы Болгаер авыл җирлегендә 3 сугыш ветеранының тол хатыны һәм 5 тыл ветераны яши. Аларның барысына бүләкләр барып иреште.

“Әлеге эштә мәктәп укучылары, “Яшь гвардия”челәр дә катнашты. Өлкәннәр күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп озатып калды”, - диде җирлек башлыгы Зилә Сәйфуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International