Каратун мәктәбе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан шигърият кичәсе оештырды.
Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Матур биюләр күрсәтелде.
Кичәгә кунак буларак җирле шагыйрә Руцилә Садриева һәм “Йолдыз” газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева да чакырулы иде. Алар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.