Районда Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте корбаннарын искә алдылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 36 ел тулды.

1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәгать 24 минутта В.И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Болытка әйләнеп, алар Украина, Россия, Белоруссия һәм Европаның башка илләренә тарала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында апаслылар да бар.
Кешелек дөньясыны зур зыян салган вакыйганы искә алу көне уңаеннан Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан апаслыларга район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Апас җирлеге башлыгы урынбасары Рәмис Гисматуллин изге теләкләрен җиткерде.
“Сезнең хезмәт батырлыкка тиң. Исән-сау, сәламәт булыгыз”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International