Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2012 акциясе кысаларында Югары Акхуҗа авылында яшәүчеләр өмәгә чыктылар. Зиратта тәртип урнаштыру-һәркемнең изге бурычы! Хәтер һәм мәдәният - туганлык төшенчәләре. Зират-һәлак булган туганнарга, дусларга, танышларга хөрмәт күрсәтү урыны. Ә җәмгыятьнең мәдәнияте турында мәрхүмнәрне күмү урыннарының торышы күп нәрсә сөйли.