Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Олы Болгаер авыл җирлеге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Урман посадкаларында санитар тәртип урнаштыру буенча эшләр башкарылды: агачларны агарту, чүп үләннәре һәм ботакларны җыештыру, шулай ук чүп-чар җыю һәм чыгару. Анда 28 кеше катнашты.