Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Апас районы Табар Черкене авыл җирлеге һәм оешма хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Урман посадкаларында һәм янәшәдәге территориядә санитар тәртип урнаштыру буенча эшләр башкарылды. 3 урман полосасында үсемлекләр киселде, агачлар агартылды, утыртмаларда чүп-чар җыештырылды. Чарада 207 кеше һәм 1 берәмлек техника катнашты.