Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Апас авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы шимбә өмәсенә чыкты. Агачлар агартылды, коры агачлар киселде, территория җыештырылды, агачлар казылды, бордюралар агартылды, клумбалар тәртипкә китерелде. Агач һәм куакларның киселгән ботаклары чыгарылды.