Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Тутай авыл җирлеге коллективы шимбә өмәсенә чыкты. Өмәдә катнашучылар чүп-чар җыештырдылар, бордюрларны агарттылар, коры үлән чаптылар, юл кырыеннан коры агачлар һәм куаклар кистеләр. Анда 27 кеше катнашты.