Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ -2022 акциясе кысаларында Карамасар "Каенкай" балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре өмәгә чыктылар

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Карамасарның "Каенкай" балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре өмәгә чыктылар. Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Балалар бакчасында язгы өмәләр үткәрү матур традициягә әверелде. 2022 елның 30 апрелендә балалар бакчасы территориясен, аерым алганда, беренче кечкенәләр төркеме участогын һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә төркем балалары һәм хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International