Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2022 акциясе кысаларында Кызыл Тау авыл җирлеге халкы һәм коллективы шимбә өмәсенә чыктылар. 30дан артык активист, битараф булмаган авыл халкы чүп-чардан, агач полосасыннан, кисү калдыкларыннан һәм урман посадкасы территориясеннән егылып төшкән агачлардан чистарттылар. Өмәдән соң барлык җыелган чүп-чар һәм Бура калдыклары чыгарылды.