Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ2012 акциясе кысаларында Чирмешән мәктәбе укучылары һәм коллективы шимбә өмәсенә чыктылар. Мәктәп яны участогы мәдәни үсемлекләр үстерү һәм төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балалар кулы белән ясалган» яшел төзелеш объектлары": клумбалар, бордюралар, юллар, чәчәк партерлары, агач - куак утыртмалары – мәктәпнең барлык коллективына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерә. Бер үк вакытта алар укучылар ягыннан даими игътибар таләп итә, бу, үз чиратында, җаваплылык, табигатькә, туган мәктәпкә һәм үз иленә мәхәббәт тәрбияләү формаларының берсе булып тора.