Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Апас районында булды.

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән бергә Апас районы эшмәкәрләре белән очрашты, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Очрашу үз эшчәнлеген тормышка ашырганда эшмәкәрләр очраша торган проблемалы мәсьәләләрне билгеләү максатыннан оештырылды.

Очрашу кысаларында эшкуарлык эшчәнлеге, салым салу, бәя хасил итү белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук эшкуарларны борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды.

Очрашу тәмамланганнан соң партиянең Апас бүлекчәсе җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды, барлык сораулар да Илдар Ирек улының шәхси контроленә алынды. Кабул итүгә барлыгы 4 апаслы мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Илдар Гыйльметдинов Апас аграр көллиятендә булды, укучылар белән аралашты, авыл хуҗалыгының булачак белгечләренә үз киңәшләрен бирде.


Шулай ук республика кунагы Иске Йомралы һәм Чүри-Бураш мәктәпләрендә төзелеш эшләренең барышы белән танышты һәм башкарылган эшләргә үз бәя бирде.
"Мәктәпләрне төзекләндерү эшләре федераль программа нигезендә алып барыла. Балалар укый торган учреждениеләр барлык таләпләргә туры килергә тиеш. Мәктәпнең тротуары да, спорт мәйданчыгы да, тирә-юне дә коймалануы бик мөһим. Без бу юнәлештә дә эш алып барабыз", - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International