Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы мөхтәсибәтенең җирле мөселман дини оешмасы 2021 елда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашты һәм 527 мең сумлык проектны тормышка ашыру өчен отты. Проект «Изге хат көче» дип атала һәм проектның асылы үсеп килүче буынның өстәмә белем бирү, цифрлы белем бирү, фәнни-техник һәм сәнгать иҗатын үстерүдән гыйбарәт.
Исегезгә төшерәбез, бу конкурс «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан башлап җибәрелде һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.
Грант акчасына Апас мәчетендә Рамазан ае дингә тартылу һәм белемнәрне арттыру максатыннан каллиграфия классы оештырылды. Монда балалар 7 яшьтән һәр якшәмбедә каллиграфиягә укырга йөргәннәр. Шушы кыска гына вакыт эчендә балалар каллиграфия серләренә өйрәнделәр һәм үз эшләреннән күргәзмә ясадылар.
-Узган ел мөхтәсибәт һәм Апас мәктәбе белән берлектә грант оттык һәм логопед бүлмәсен камилләштердек. Быелгы грант та уңышлы булды, һәм без принтер, проектор һәм башка җиһазлар сатып алдык, балаларны дини белем алу өчен мөмкинлекләр тудырдык. Ата-аналар, гаиләләр безне хуплады һәм балаларын дәресләргә алып килде, - дип билгеләп үтте район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.
Район рәссамнары - Илгиз Маликов һәм Суфия Сәлахова балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәтүгә зур өлеш керттеләр. Рәсем ясау белән беррәттән балалар гарәп хәрефләрен, ислам дине тарихын өйрәнделәр.
Йомгаклау күргәзмәсендә алар ярты ел эчендә башкарган барлык эшләр дә тәкъдим ителде. Иҗатка сокланмый мөмкин түгел иде, аңа күп көч һәм үҗәтлек салынган.
Идел Буе Болгарының 1100 еллыгы кысаларында рәсем конкурсына йомгак ясалды, һәр балага бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.