Апас районының Түбән Барыш авылында 1 нче май бәйрәме көнне балалар йорттан, йортка кереп буяган йомырка җыялар.
“Бу бәйрәм бик борынгы заманнардан ук килә. Төрле милләт халкы яшәгәнгәме без кечкенә вакытта да шулай йорт саен йомырка буяп әзерләп куялар иде. Балалар исә йорт саен кереп йомырка җыялар, шигырьләр сөйлиләр иде”, - дип искә ала авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
Быелгы бәйрәм дә тарихи йола буенча узган.
“Йомыркаларны буяп, бизәкләп әзерләп куйдым. Балалар кергәч аларга бирдем. Әлеге бәйрәм йоласы елдан-ел кабатланып барсын иде”, - ди ул.