Акушер-гинекологлар хатын-кыз тормышында зур роль уйныйлар. Алар ярдәме белән дөньяга сабый балалар туа, хатын-кызлар Ана булу бәхетенә ирешә. Районыбызда да үз һөнәренә тугры булган 6 акушерка, 4 акушер-гинеколог хатын-кызларга ярдәм күрсәтә. Консультациягә мөрәҗәгать итүчеләрне югары квалификацияле табиблар карый. Кирәк очракта УЗИ үткәрелә һәм диагноз куела. Табиблар тиз арада тиешле дәвалауны билгелиләр. Күптән түгел генә консультация бүлеге россиякүләм бәйгедә катнашып, хатын-кызларга 1нче дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү буенча икенче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Акушер-гинекологларның, акушерларның һәрберсенә игелекле эшләрендә уңышлар юлдаш булсын. Районыбызда сабый балалар күбрәк тусын, алар сау-сәламәт, шат күңелле булып үссен иде!