Апаска Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный) районга эш сәфәре белән килде. Аны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев район чигендә үк каршы алды.

Мәдәният хезмәткәрләре ике телдә сәламләп, күпереп пешкән Апас икмәгеннән авыз итәргә чакырдылар, районыбыз җиренә җылы каршы алуларын белдерделәр.

Биредә үк районда төрле милләт вәкилләренең дус, тату, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәве турында сүз булды. Район башлыгы киләчәктә дә аңлашып, дус-тату булып яшәү бурычы торуын ассызыклады.

Аннан Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үзенең урынбасарлары һәм район җитәкчелеге белән берлектә Азбаба авылында урнашкан Александр чиркәвенә килде. Биредә православие динен тотучылар каршы алды. Азбаба мәктәбе укучылары тарафыннан сәламләү сүзе әзерләнгән иде. Әлеге очрашуда Буадан килгән протоиерей Иоан Ткачук һәм Казан руханилар семинариясе студентлары да катнашты.

Чиркәүдә изгеләндерү йоласы башкарылды, гыйбадәт кылынды. Аннан соң Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл халык белән сөйләште, авылдагы яшәеш, мәхәллә тормышы белән танышты.

Митрополит Кирилл район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Биеш авылы чиркәвендә дә булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International