Район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов “Апас-мол” агрофирмасы кырларында игенче-механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре белән очраштылар. Чәчү алдынгыларына Рәхмәт хаты һәм беренче акчалата премияләр тапшырылды.
Кыр хезмәтчәннәре каршында язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү бурычы тора. Механизаторларны матди кызыксындыру чаралары да кулланыла.
Бүгенге көндә район басу-кырларында эшнең иң кызган мәле. Механизаторлар көнне-төнгә ялгап хезмәт итә. Чәчү эшләре ике сменада башкарыла.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин басу-кырларда эшләүче механизаторларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде.
“Табыннар муллыгы сезнең кулларда. Эшне төгәл һәм җаваплылык тоеп башкарасыз. Хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.
Югары Акхуҗа бүлекчәсеннән Илнур Мәхәммәтшин, Илдар Баһавиев, Илдүс Сәлимгәрәев иң беренчеләрдән булып кыр премиясенә лаек булдылар. Алар Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләкне район башлыгы кулыннан алды.
“Апас-мол” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов сүзләренчә, һәр берләшмәдә чәчү эшләре башкарыла. Кырларда тәүлек әйләнәсе техника шавы ишетелә.