Апас укытучыларына ноутбуклар тапшырыла

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Заманча ноутбуклар бөтен республика буенча мәктәпләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс Банк ярдәме белән тапшырыла. Барлыгы 12 мең ноутбук тапшыру планлаштырыла.

Апас районында техниканы тапшыру тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Ак Барс Банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

«Бу яңа ноутбуклар укытучыларга нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итсен. Мәктәпләрне яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм иткән өчен республикага һәм Ак Барс банкка зур рәхмәт», - дип ассызыклады район башлыгы Айрат Җиһаншин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International