Апаста исерткечләр кулланып руль артына утыручыларга 30 мең сум күләмендә штраф салынды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Апаста исерткечләр кулланып руль артына утыручыларга 30 мең сум күләмендә штраф салынды.

Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тарафыннан салмыш шоферлар эшен карау дәвам итә. Юлларда үз законнары белән идарә итүчеләр кимеми.
Соңгы вакытта кабат 8 шоферны: Н.Дны, Н.Нны, М.Ины, Я.Аны, Б.Ине, М.Рны, И.Рны, А.Ине 1 елда 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
- Өстәвенә, ир-атлар 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган, - диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International