Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Анатольевич Топилин Апас муниципаль районында булып китте.
Кадерле кунагыбызны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Иң элек җитәкчеләр Батырлар мемориалында, сугышта вафат булган солдатлар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Апастагы Хәтер бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар хөрмәтенә агачлар утырттылар.