Апаста “Шома бас” бию фестивале халыкны ял иттерде

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Фестиваль быел да оешкан төстә узды. Ул 29 апрель – Халыкара бию көненә багышланды. Изге Рамазан ае булу сәбәпле фестиваль-бәйге кичектерелеп торган иде. Һәм ниһаять, иң оста үзешчән биючеләребез район мәдәният йортына җыелды. Берсеннән-берсе үзенчәлекле биюләре белән алар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Халык һәр чыгышны алкышларга күмде. Биюләрне кызыклы мәзәкләр, җыр-моңнар алыштырды. Татар, рус, чуваш, үзбәк, төрек, испан һәм башка бик күп төрле милләт биюләре күңелләрдә җылы хисләр калдырды. Сәхнә киемнәренең төрлелеге, зәвыклы, бизәлешле булуы да игътибарга лаек иде. Фестиваль олысын да, кечесен дә берләштерде. Чыгыш ясаучылар арасында балалар да, яшьләр дә, алардан да остарак биюче өлкәннәр дә бар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International